ЯҢАЛЫКЛАР


19
ноябрь, 2024 ел
сишәмбе

Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Адилә Кашапова социаль хезмәтләр алучылар арасыннан балигъ булмаганнар өчен «Беләм. Җаваплылык тотам» дәресе үткәрде. Чараның максаты – балигъ булмаганнар арасында җинаятьләрне һәм хокук бозуларны профилактикалау, хокукый аң тәрбияләү.

Аксубай районында балалар һәм яшүсмерләр өчен «Хыял» социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Ярдәм кулы суз» акциясендә катнаштылар. «Импульс» волонтерлары отряды өлкәннәргә һәм инвалидларга азык-төлек, кирәкле медикаментлар китерде.

Лениногорск районындагы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы «Герой бул – гомереңне сакла» дигән акция үткәрде. Ул суицидаль тотышны профилактикалауга, яшүсмерләрдә тормышта тотрыклы позицияләр формалаштыруга юнәлдерелгән.

Шушы көннәрдә балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кайгырту» социаль приютындагы мәктәп яшендәге балалар тәрбияче Венера Халикова белән Алексеевск район судында һөнәри юнәлеш экскурсиясендә булдылар.

Яр Чаллының «Россия эше» кадрлар үзәге «Проектный Олимп» X һөнәри идарә конкурсында «Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтенең иң яхшы клиент үзәкләштерелгән практикасы» номинациясендә финалистларның берсе булды. Үзәк шулай ук Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы грамотасы белән билгеләп үтелде.

«Участок социаль хезмәте» программасы буенча стажировка мәйданчыгы кысаларында Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре чираттагы уку семинар-практикумы оештырды.

«Актив озын гомерлелек» проекты кысаларында Тукай районы ветераннар советы һәм инвалидлар җәмгыяте рәисе Фәйрүзә Вазиева белән бергә Түбән Суыксу авылына күчмә чара оештырылды.

20 ноябрьдә Совет районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакансияләр ярминкәсе узачак. Эш эзләүчеләрне сәгать уннан уникегә кадәр Гагарин ур., 46 йорт адресы буенча көтәчәкләр. Белешмәләр өчен телефон: 205-54-53.

Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәге махсус хәрби операциядә катнашучыларга актив ярдәм күрсәтүен дәвам итә. Яңа инициатива кысаларында «Хыял» яшьләр (яшүсмерләр) клубына тапшыру өчен металл консерв банкаларын җыю оештырылды.

Россия Федерациясендә 2013 елның ноябреннән «Кайнар йөрәк» бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт инициативасы гамәлгә ашырыла. Аның төп максаты – 23 яшькә кадәрге, битараф булмаган һәм актив тормыш позициясен күрсәткән, риясыз ярдәмгә килгән яисә авыр тормыш хәлләрен җиңгән балаларга һәм яшьләргә рәхмәт белдерү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International