Аксубай районында балалар һәм яшүсмерләр өчен «Хыял» социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Ярдәм кулы суз» акциясендә катнаштылар. «Импульс» волонтерлары отряды өлкәннәргә һәм инвалидларга азык-төлек, кирәкле медикаментлар китерде.
Яшь иреклеләр ярдәме белән ялгыз өлкән яшьтәге кешеләрнең тормышы уңайлана һәм җиңеләя. Олы яшьтәге күп кенә кешеләр, сәламәтлекләре белән бәйле чикләүләр аркасында, үзләрен тиешле дәрәҗәдә кайгырта алмыйлар.
Атна саен приют волонтерлык ярдәменә мохтаҗ кешеләрдән заявкалар ала. Тәрбияләнүчеләр үтенечләргә мөмкин кадәр тизрәк җавап бирергә тырышалар.