Лениногорскида «Герой бул – гомереңне сакла» акциясе оештырылды

2024 елның 19 ноябре, сишәмбе

Лениногорск районындагы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы «Герой бул – гомереңне сакла» дигән акция үткәрде. Ул суицидаль тотышны профилактикалауга, яшүсмерләрдә тормышта тотрыклы позицияләр формалаштыруга юнәлдерелгән.

Заманча социаль мәсьәләләр шартларында яшүсмерләр еш кына төрле стресслар һәм кыенлыклар белән очраша, шуңа күрә аларны тотрыклылык күнекмәләренә өйрәтү һәм уңай эмоциональ халәт саклап калу мөһим. Акция барышында суицидны профилактикалау турындагы мәгълүмат белән буклетлар тараттылар.

Психолог шулай ук суицидаль куркыныч барлыкка килгән очракта бердәм суицидология хезмәтенә 8-800-2000-122 телефоны буенча хәбәр итәргә кирәклеген искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International