Россия Федерациясендә 2013 елның ноябреннән «Кайнар йөрәк» бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт инициативасы гамәлгә ашырыла. Аның төп максаты – 23 яшькә кадәрге, битараф булмаган һәм актив тормыш позициясен күрсәткән, риясыз ярдәмгә килгән яисә авыр тормыш хәлләрен җиңгән балаларга һәм яшьләргә рәхмәт белдерү.
2020 елдан башлап инициатива халыкара катнашу белән уза.
«Кайнар йөрәк» бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт инициативасын уздыруның 11 елы эчендә оештыру комитеты адресына Россиянең барлык субъектларыннан һәм 26 чит илдән «Кайнар йөрәк» мактау билгесе һәм символы белән бүләкләүгә 10,5 меңнән артык тәкъдим килде. 1 667 кеше һәм иҗтимагый оешмалар лауреат булган.
2024 елда бүләкләүгә 847 тәкъдим кергән. Бүләкләү комиссиясе утырышы йомгаклары буенча 157 лауреат билгеләнде, шул исәптән 10 иҗтимагый оешма һәм берләшмә. Бүләкләү тантанасы 16 майда булды.
2025 елда бүләкләүгә яңа тәкъдимнәр 2024 елның 1 сентябреннән 1 декабренә кадәр электрон рәвештә, инициативаның рәсми сайтында кабул ителә https://cordis.fondsci.ru/request/.
Ел саен үткәрелә торган лауреатларны бүләкләү тантанасы 2025 елның маена Мәскәүдә планлаштырылган.
Рәсми сайтта https://cordis.fondsci.ru/ соңгы яңалыкларны белергә, документлар, фото - һәм видеоматериаллар карарга, шулай ук үз батырлык һәм кыюлык тарихын сөйләргә мөмкин.