Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Адилә Кашапова социаль хезмәтләр алучылар арасыннан балигъ булмаганнар өчен «Беләм. Җаваплылык тотам» дәресе үткәрде. Чараның максаты – балигъ булмаганнар арасында җинаятьләрне һәм хокук бозуларны профилактикалау, хокукый аң тәрбияләү.
Белгеч җәза һәм җаваплылыкның нинди төрләре булуын аңлатты. Шулай ук берничә хокукый хәлне карадылар. Дәрес азагында яшүсмерләргә колонияләрдә тәрбияләнүче балигъ булмаган балалар турында фильм күрсәттеләр.