«Участок социаль хезмәте» программасы буенча стажировка мәйданчыгы кысаларында Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре чираттагы уку семинар-практикумы оештырды.
15 ноябрьдә квалификация күтәрү, яңа эш алымнарын өйрәнү һәм үзләренең һөнәри эшчәнлекләренә иң яхшы тәҗрибәләрне кертү максатында «Шатлык» үзәгендә Бөгелмә һәм Ютазы муниципаль районнарының гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре булдылар.
Кабул итүче як территориаль принцип буенча оештырылган участок социаль ярдәме хезмәте аша имин булмаган гаиләне ачыклау һәм аның белән эшләүнең ведомствоара системасын формалаштыру һәм эшләүнең күпьеллык тәҗрибәсен тәкъдим итте. Катнашучылар социаль ярдәм күрсәтүгә яңа алымнар турында белделәр, заманча технологияләр белән таныштылар, шулай ук хезмәттәшләреннән кыйммәтле киңәшләр алдылар.