Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәге махсус хәрби операциядә катнашучыларга актив ярдәм күрсәтүен дәвам итә. Яңа инициатива кысаларында «Хыял» яшьләр (яшүсмерләр) клубына тапшыру өчен металл консерв банкаларын җыю оештырылды.
Мондый банкалар кыр шартларында җылылык һәм яктылык чыганагы булган блиндаж шәмнәре ясау өчен кирәк.
Банкаларны җыюда тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре генә түгел, социаль хезмәтләр алучылар да катнашты. Аларга Әлмәтнең битараф булмаган кешеләре дә кушылды.