Социаль учреждениеләр бухгалтерларының һәм баш бухгалтерларының һөнәри компетенцияләрен камилләштерү максатында 27–29 ноябрьдә «Дәүләт оешмаларында бухгалтерлык исәбен үзгәртү – 2024» программасы буенча квалификация күтәрү курслары узды.
Дәресләр барышында тыңлаучылар 2024 елда бухгалтерлык исәбен алып баруның методологик нигезләрен һәм норматив-хокукый база үзгәрешләрен исәпкә алып финанс хисабын формалаштыру үзенчәлекләрен карадылар, бюджет (бухгалтерлык) исәбендә электрон документ әйләнешен куллану тәҗрибәсен өйрәнделәр.
Укытучылар сыйфатында дәүләт секторында эшләү күнекмәләренә ия булган бюджет хисабы буенча югары квалификацияле белгечләр-экспертлар чыгыш ясады.
Курсның 102 тыңлаучысы программаны уңышлы үзләштерде.