«Кояшлы» тернәкләндерү үзәгендә мәртәбәле кунаклар катнашында чара узды

2024 елның 3 декабре, сишәмбе

3 декабрьдә Казанның «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә инвалидлар декадасына багышланган чаралар кысаларында «Әни балалары» мәдәни-спорт бәйрәме узды. Чарада РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева, Менталь һәм башка тайпылышлары булган инвалид балаларның ата-аналары бөтенроссия оешмасының Төбәк бүлеге идарәсе рәисе Адель Заһретдинов катнашты. Анда шулай ук Идел буе дәүләт университетының адаптив физик культура кафедрасы мөдире Лариса Парфенова һәм 78 нче «Фарватер» лицее директоры Әлфия Урманчеева да катнашты.

Кунаклар үзәк буйлап экскурсия ясадылар, тернәкләндерү процессы белән таныштылар, балалар, ата-аналар һәм хезмәткәрләр белән аралаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International