Халыкара инвалидлар көне уңаеннан Буа интернат-йортына кунаклар килде

2024 елның 3 декабре, сишәмбе

Буа өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләргә Буа муниципаль районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин килде.

Район башлыгы исеменнән Лилия Садретдинова өлкәннәрне хөрмәтләде, аларга сәламәтлек, озын гомер теләде һәм кухня җиһазлары алуга сертификат тапшырды.

Депутат котлауларга кушылды һәм учреждение директорына сантехника алуга сертификат тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International