Инвалидлар декадасы кысаларында Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Нуриса Гыйльметянова һәм хезмәт буенча инструктор Галия Петрова көндезге тору бүлекчәсенең социаль хезмәт алучылары өчен «Актай» ат спорты мәктәбенә мавыктыргыч экскурсия оештырдылар.
Экскурсия вакытында кунаклар төрле токымдагы атлар белән таныштылар, аларны карау нечкәлекләре, тоту шартлары һәм ат спорты буенча ярышларда ирешкән уңышлары турында белделәр. Инструкторлар мастер-класслар үткәрделәр, анда катнашучылар әлеге затлы хайваннар белән аралашу шатлыгын тоя алдылар.
Экскурсиядә катнашучылар «Актай» ат спорты мәктәбе хезмәткәрләренә җылы кабул итүләре һәм онытылмас тәэсирләре өчен рәхмәт белдерделәр. Мондый чаралар сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен бик мөһим. Бу физик һәм эмоциональ халәтне яхшыртуга ярдәм итеп кенә калмый, үз көчләреңә ышанычны үстереп, дөньяга карашыңны киңәйтергә дә ярдәм итә.