«Юмарт сишәмбе» акциясе кысаларында һәм Яңа ел алдыннан Җәлил өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты директоры һәм белгечләре күчтәнәчләр белән Әлмәт балалар йортында булдылар.
19 декабрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору һәм гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәләреннән социаль хезмәт алучылар кар тылсымы дөньясына мавыктыргыч сәяхәткә чыктылар.
«Сугышчыларыбызга ярдәм итү өчен 1000 фәрештә» акциясе кысаларында «Әл-Мәрҗани» җәмигъ мәчете каршындагы волонтерлар төркеме вәкилләре Яшел Үзән районындагы «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балалар һәм ата-аналар белән очрашты.
«Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм» региональ чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында Биектау районындагы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре, даими хәйриячеләр – «Фемида» хоккей командасы катнашында, балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар өчен бәйрәм чарасы оештырдылар.
Татарстан Республикасында Гаилә елының башлангыч йомгакларына багышланган бүгенге брифинг барышында ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Минем гаиләм» программасы кысаларында «Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм» региональ чаралар комплексын гамәлгә ашыру турында сөйләде.
Татарстан эш бирүчеләре тарафыннан «Россиядә эш» мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге бердәм цифрлы платформада игълан ителгән вакансияләр саны 37 098 берәмлекне тәшкил итте.
тарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен киметү чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә хезмәткәрләр Дәүләт автоинспекциясенең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты Ландыш Фәрхетдинова белән очрашты.
Декабрь башында Минзәлә муниципаль районында 18 яшьтән 40 яшькәчә инвалидлар арасыннан социаль хезмәт алучылар өчен «Теләкләр чыршысы» акциясе старт алды. Акциядә район җитәкчеләре, эшмәкәрләр актив катнашты.
Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә сабын ясау буенча мавыктыргыч мастер-класс узды. Чара Гаилә елына багышланды.
Бүген Казанда брифинг узды, анда Татарстан Республикасында Гаилә елын уздыруга беренчел йомгаклар ясалды. Спикерларның берсе ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова булды.