Татарстанда инвалид балалы гаиләләргә ярдәм итү буенча региональ чаралар комплексы гамәлгә ашырыла

2024 елның 18 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасында Гаилә елының башлангыч йомгакларына багышланган бүгенге брифинг барышында ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Минем гаиләм» программасы кысаларында «Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм» региональ чаралар комплексын гамәлгә ашыру турында сөйләде.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан конкурслы сайлап алуны уңышлы узды һәм Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фондыннан грант ярдәме алды. Бу ярдәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләрнең тормыш сыйфатын яхшыртырга, шулай ук мондый балаларны өй шартларында тернәкләндерү мөмкинлекләрен киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк.

2024–2025 елларда халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре базасында 6 өй микротернәкләндерү үзәге, 11 тернәкләндерү җайланмаларын прокатка алу пункты һәм 14 социаль-көнкүреш җайлашу кабинеты булдырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International