«Сугышчыларыбызга ярдәм итү өчен 1000 фәрештә» акциясе кысаларында «Әл-Мәрҗани» җәмигъ мәчете каршындагы волонтерлар төркеме вәкилләре Яшел Үзән районындагы «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балалар һәм ата-аналар белән очрашты.
Патриотик чара барышында МХО сугышчылары өчен посылка – янчыклар җыйдылар. Анда балалар кирәкле әйберләр, иконалар, енчыклары, шулай ук үзләренең рәсемнәрен һәм хатларын салдылар. Балалар кулы белән ясалган фәрештәләр аерым урын алды.
Акция Яңа ел алдыннан солдатларның сугышчан рухын күтәрү максатыннан үткәрелде.