Түбән Каманың «Шәфкать» үзәге профилактик чаралар үткәрә

2024 елның 18 декабре, чәршәмбе

тарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен киметү чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә хезмәткәрләр Дәүләт автоинспекциясенең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты Ландыш Фәрхетдинова белән очрашты.

Җәяүлеләрнең, велосипедчыларның, скутер һәм самокат кулланучы яшьләрнең һәм балаларның куркынычсызлыгына аерым игътибар бирелде. Ландыш Фәрхетдинова, авария куркынычын киметү өчен, тәүлекнең караңгы вакытында яктылыкны кире кайтара торган элементлар булган предметлар тагарга киңәш итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International