Декабрь башында Минзәлә муниципаль районында 18 яшьтән 40 яшькәчә инвалидлар арасыннан социаль хезмәт алучылар өчен «Теләкләр чыршысы» акциясе старт алды. Акциядә район җитәкчеләре, эшмәкәрләр актив катнашты.
18 декабрьдә Минзәлә педагогика көллиятендә бүләкләр тапшыру тантанасы булды. Студентлар театральләштерелгән «Яңадан әкияткә» тамашасы әзерләделәр. Яшьләр чарада актив катнаштылар, биеделәр, җырладылар, әйлән-бәйлән уйнадылар, ә волонтерлар аларга булыштылар.
Бу бик якты һәм күңелле бәйрәм булды. Яшьләр бик күп уңай хис-кичерешләр һәм бәйрәм кәефе алдылар.