«Юмарт сишәмбе» акциясе кысаларында һәм Яңа ел алдыннан Җәлил өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты директоры һәм белгечләре күчтәнәчләр белән Әлмәт балалар йортында булдылар.
Социаль тернәкләндерү буенча белгеч эпоксид сумаладан эшләнмәләр ясау буенча мастер-класс үткәрде. Балалар йортында тәрбияләнүчеләрнең кул эшләре бик матур килеп чыкты. Интернат-йорт директоры барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм учреждениедә яшәүчеләр кулы белән ясалган сувенир бүләк итте.