Татарстан эш бирүчеләре тарафыннан «Россиядә эш» мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге бердәм цифрлы платформада игълан ителгән вакансияләр саны 37 098 берәмлекне тәшкил итте. Шулардан:
- 28,6 % сәнәгатьтә (10,6 мең эш урыны);
- 13,2 % төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәләрендә (4,9 мең эш урыны);
- 12,7 % сәламәтлек саклау, мәгариф, фән, мәдәният өлкәләрендә һәм дәүләт хезмәтендә (4,6 мең эш урыны);
- 7,5 % транспортта (2,8 мең эш урыны);
- 6,5 % сату һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәләрендә (2,4 мең эш урыны);
- 1,6 % авыл хуҗалыгында, экологиядә һәм ветеринариядә (0,6 мең эш урыны);
- 1,1 % мәгълүмат технологияләре, телекоммуникация һәм элемтә өлкәсендә (0,4 мең эш урыны);
- 29,2 % – тармакара һөнәрләр һәм белгечлекләр (10,8 мең эш урыны).
Татарстан Республикасының хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,09 кеше тәшкил итә. 3 253 татарстанлы рәсми рәвештә эшсез буларак теркәлгән.