«Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм» региональ чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында Биектау районындагы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре, даими хәйриячеләр – «Фемида» хоккей командасы катнашында, балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар өчен бәйрәм чарасы оештырдылар.
Балалар өчен Кыш Бабай, Кар Кызы һәм аларның дуслары тамашасы оештырылды, аларны «Әкият» курчак театры актерлары уйнады. Балалар биеделәр, җырлар җырладылар, уйнадылар һәм конкурсларда катнаштылар, табышмакларга җаваплар таптылар, шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәмнең иң күңелле мизгелләренең берсе татлы бүләкләр тапшыру булды.
Мондый чараларны үткәрү кәефне күтәреп кенә калмый, балигъ булмаганнарның коммуникатив потенциалын үстерергә ярдәм итә.