Татарстанда Гаилә елына йомгак ясалды

2024 елның 18 декабре, чәршәмбе

Бүген Казанда брифинг узды, анда Татарстан Республикасында Гаилә елын уздыруга беренчел йомгаклар ясалды. Спикерларның берсе ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова булды.

Республикада барлык муниципаль берәмлекләрдә төрле форматтагы 1 400 дән артык чара уздырылды. Зур гаилә яллары һәм «Гаилә көзе» проекты иң масштаблы чаралардан булды, алар кысаларында барлык муниципаль берәмлекләрдә гаиләләр һәм балалар өчен 1000нән артык чара оештырылды. Катнашучыларның гомуми саны – 50 меңнән артык гаилә.

Гаилә елы чараларын гамәлгә ашыруга республиканың эре предприятиеләре һәм оешмалары актив кушылды, алар балалы гаиләләргә ярдәм итүнең корпоратив практикаларын керттеләр.

Эльмира Зарипова үз чыгышында шулай ук балалы гаиләләргә, шул исәптән күпбалалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары, балалы гаиләләргә социаль хезмәт күрсәтү турында сөйләде.

Гаилә елы кысаларында Татарстанда социаль приютларда һәм психик тайпылышлы балалар өчен интернат-йортларда бүлмәләр ачуга юнәлдерелгән «Гаилә кунак бүлмәсе» иҗтимагый проекты эшләтеп җибәрелде. Гаилә кунак бүлмәләре балаларның ата-аналары, башка туганнары, потенциаль уллыкка алучылар һәм опекуннар белән очрашулары, шулай ук гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне яхшырту өчен булдырылган. Проект иганәчеләр һәм хәйриячеләр ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Проектның иң әһәмиятле нәтиҗәләреннән берсе – стационар учреждениеләрдән гаиләләргә кайткан балалар санының артуы.

Шулай ук Гаилә елы кысаларында айның һәр соңгы сишәмбесендә барлык мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү учреждениеләрендә һәм инвалидларны тернәкләндерү үзәкләрендә социаль блок министрлыклары белгечләре катнашында ачык гаилә / ата-ана көннәре үткәрелә. Чараларда 2,5 меңнән артык кеше катнашты. Очрашуларда катнашучыларга социаль интеграция, мәгариф, спорт һәм мәдәният учреждениеләренә бару мәсьәләләре буенча консультацияләр бирелә, инвалидларның ата-аналары һәм балалар өчен мастер-класслар, спорт чаралары үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International