Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең көндезге тору төркемендә тәрбияләнүчеләр «Минем яраткан әбием һәм бабам» иҗади конкурсында катнаштылар. Бөтенроссия конкурсы Халыкара өлкәннәр көненә багышланган.
Халыкара өлкәннәр көне кысаларында Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге белгечләре гадәттәгечә «Яхшылыкка һәрвакыт урын бар» девизы астында чаралар үткәрделәр.
Министрлык карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләренә һәм белгечләренә кирәкле коррупцион һәм башка хокук бозуларны профилактикалау өлкәсендә компетенцияләрне камилләштерү максатында июльдән сентябрьгә кадәр «Коррупцияне профилактикалау нигезләре» программасы буенча квалификация күтәрү курслары узды. Квалификация күтәрүнең өстәмә һөнәри программасы Россия Федерациясенең коррупциягә каршы тору өлкәсендәге норматив хокукый актлары нигезендә эшләнгән.
Бүген Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Күңелем белән һәрвакыт яшь» дигән чара узды. Чара социаль хезмәт алучыларны котлаудан башланды. Минзәлә районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева һәм район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Татьяна Мясникова барысына да ныклы сәламәтлек, иминлек, озак елларга күтәренке кәеф теләделәр.
Югары Осланның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алина Матвеева һәм «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Наташа Сигаева өлкән буын кешеләренә тирән ихтирам һәм игътибар йөзеннән йөз яшьтән узган гражданнарның өйләрендә булдылар.
Спас районының өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында өлкәннәр декадасы үзәк модель китапханәсе хезмәткәрләре белән кызыклы һәм файдалы очрашудан башланды. Алар социаль хезмәт алучылар өчен чәй эчү оештырдылар, конкурслар үткәрделәр.
Ишетми торган кешеләр очраша торган проблемалар турында күзаллау формалаштыру максатыннан, Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында ишарәләр телендә «Шалкан» әкиятен карау оештырылды. Чара Халыкара саңгыраулар көненә багышланган иде.
Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар өчен Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм концерты оештырылды.
Югары Ослан районындагы «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре «Котлау открыткасы» дигән акция уздырдылар. Өйдә социаль хезмәт алучыларны матур бәйрәм белән котладылар, сәламәтлек, җылылык, бәхет һәм иминлек теләделәр.
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Менделеевск районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында котлау открыткасы ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Чара балаларның иҗади сәләтләрен үстерүгә һәм өлкәннәргә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән.