2024 ел Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде. Татарстанда гаиләләр катнашында меңләгән чара уздырылды. Бу хакта бүген Министрлыкның йомгаклау коллегиясендә министр Эльмира Зарипова сөйләде.
Татарстанда гаиләләр катнашында меңләгән чара уздырылды. Әйтик, «Туганнар – Яратканнар» Бөтенроссия гаилә форумында республиканы хезмәт династиясе – «КАМАЗ» ГАҖ гомуми эш стажы 279 ел тәшкил иткән күпбалалы Гайфуллиннар – Сафиннар гаиләсе тәкъдим итте.
Татарстанның 6 гаиләсе «Бу безнең гаиләгә хас» конкурсында финалга чыкты.
Кама Тамагы районыннан Шәйхәйдаровлар гаиләсе «Ел гаиләсе» Бөтенроссия конкурсының «Авыл гаиләсе» номинациясендә җиңү яулады.
Татарстан Республикасы «Зур гаилә яллары» Бөтенроссия проектында, «Гаилә көзе» проектында катнашты. 50 меңнән артык гаиләне колачлаган 1000 нән артык чара оештырылды.
2024 елда «Гаилә кыйммәтләренә ярдәм итү буенча эш бирүчеләрнең иң яхшы корпоратив практикасы (программасы)» республика конкурсы уздырылды. Анда 49 оешма катнашты.
ТР предприятиеләрендә һәм оешмаларында балалы гаиләләргә ярдәм итүнең корпоратив практикасы кертелгәнде: беренче сыйныф укучылары булган гаиләләргә һәм күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләргә акча сертификатлары бирү, никахлашу, бала туганда акча бүлеп бирү.
2025 елда балалы гаиләләргә ярдәм «Гаилә» милли проекты кысаларында дәвам итәчәк.