2024 елда 5,9 мең татарстан гаиләсе социаль контракт төзегән

2025 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан ярлылыкның түбән дәрәҗәсе буенча лидерлар рәтенә керә. 2023 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында ярлылык дәрәҗәсе 4,6 %, ягъни 184,8 мең кеше тәшкил итә. Гомумроссия күрсәткече 8,5 % тәшкил итә. Республика 4 нче урынны алып тора (1 нче урында – Ямал-Ненец АО (3,6 %), 2 нче урында – Санкт-Петербург (4,4 %), 3 нче урында – Мәскәү (4,5 %)).

Социаль контракт ярлылык проблемаларын хәл итүдә иң нәтиҗәле корал булып тора. Республикада 2024 елда 5,9 мең гаилә социаль контракт төзелгән. Контрактларның 90 % гражданнарның мәшгульлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

Гаиләләр үз үсешләрендә нык торалар: чәчтарашханә, тегү һәм ремонтлау остаханәләре ачалар, косметология, җитештерү, автомобиль хезмәтләре күрсәтәләр, ярдәмче хуҗалык алып баралар, электрон сәүдә белән шөгыльләнәләр.

Социаль контрактларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә гражданнарның 63 % ярлылыктан чыккан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International