Шушы көннәрдә Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр иң яхшы архитектура-кулинария шедевры «Прәннектән өй» VII шәһәр конкурсында җиңүчеләр булдылар. Бу конкурста катнашу үзәкнең яхшы традициясенә әверелде инде.
Прәннектән өй – Яңа ел өстәленә десерт кына түгел, ә балалар өчен зур шатлык чыганагы да. Эшкә керешкәндә, балалар прәннектән өй әзерләү өчен рецепт сайладылар, аның эскизын ясадылар, бизәлешне уйладылар һәм эш өчен кирәкле бөтен нәрсәне әзерләделәр. Быел сайлау әкияти йортка төште. Балаларга уклау белән эшләү, камырны җәю, өй детальләрен шаблон буенча кисеп алу һәм пешерү процессын күзәтү бик ошады. Әзер өй төрле төстәге шикәр һәм шоколад глазурь белән, шулай ук төрле декор белән бизәлгән иде.
Балалар бу могҗизаны булдыруда катнашудан гына түгел, конкурста җиңүләреннән дә бәхетле булдылар.