Бу хакта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының йомгаклау утырышында ясаган чыгышында министр Эльмира Зарипова сөйләде.
Бүген республикада 55,7 мең күпбалалы гаилә яши, шул ук вакытта соңгы 12 елда аларның саны 2,3 мәртәбә арткан: 24,4 меңнән 55,7 меңгә кадәр.
Бу гаиләләрдә 177,8 мең бала, ягъни республиканың һәр бишенче баласы тәрбияләнә.