Бу хакта сөйләргә кирәк

2025 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

15 гыйнварда Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы балигъ булмаганнар белән «Минем тормышым минем кулларда» темасына тренинг элементлары белән дәрес үткәрде. Чара суицидаль тотышны профилактикалауга һәм тормышка аңлы мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән.

Балалар «2 минут эчендә тормыш» видеоролигын карадылар, аның турында фикер алыштылар, аннары практик күнегүләргә күчтеләр. Дәреснең соңгы этабы «Уч» күнегүе булды. Катнашучылар кәгазь битенә кулларын ясадылар һәм анда үзләренең тормышта кадерле һәм аларны бәхетле итә торган биш әйберне билгеләделәр. Бу балаларга аларның һәркайсының үз шатлык һәм ярдәм чыганаклары булуын яхшырак аңларга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International