Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды гранты акчасына гамәлгә ашырыла торган 2024–2025 елларга балалар иминлеген тәэмин итүнең төбәк системасын үстерү чаралары комплексы кысаларында Биектау муниципаль районындагы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Алия Нигъмәтҗанова социаль участокларда «Гаилә шатлыгы» темасына дәрес үткәрде. Чарада социаль хезмәтләр алучы гаиләләр катнашты.
Метафорик карталар ярдәмендә ата-аналар һәм балалар үзләренең ресурс халәтләрен һәм кыйммәтләр иерархиясен төзергә өйрәнделәр. Шулай ук сюжетлы рәсемнәрне карау барышында үткәндәге күңелле мизгелләрне искә төшерделәр.
Мондый дәресләр гаилә эчендәге, ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне гармонияләштерергә, үзеңнең эчке эмоциональ халәтеңне аңларга ярдәм итә.