«Гаилә» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Югары Ослан районындагы «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар белән физик активлыкны яхшырту буенча күнегүләр үткәрәләр.
Өлкән яшьтәге гражданнарга физик күнегүләр яшәү өчен кирәк, чөнки алар бер үк вакытта физик, психик, социаль тернәкләндерү һәм адаптацияләүнең нәтиҗәле чарасы һәм методы булып тора.
Өлкән яшьтәге гражданнар дәресләрдә актив катнаша, чөнки алар моның күп авыруларны профилактикалауның яхшы чарасы булуын аңлыйлар.