Ата-аналар көнендә Аксубай муниципаль районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты социаль педагогы ата-аналарга социаль-педагогик консультацияләр үткәрде. Әңгәмә барышында педагог ата-аналарның игътибарын бала тәрбияләүдә шәхси үрнәкнең әһәмиятенә юнәлтте. Гаиләдә бала шәхесен үстерүгә ярдәм итү проблемалары һәм ысуллары билгеләнде, бала тәрбияләүнең уңай моментлары, балага мәхәббәт күрсәтү формалары турында сөйләштеләр. Балалар шулай ук әниләре белән бергә үсеш уеннары уйнадылар, укудагы уңышлары белән уртаклаштылар.
Эшнең мондый формасы ышанычлы һәм игелекле аралашу формалаштыруга, ата-аналар һәм балалар арасында гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне берләштерүгә ярдәм итә.