Үзәк китапханә хезмәткәрләре хәтер сәгате үткәрделәр. Чара нацизм корбаннары һәм каршылык геройлары – Холокост корбаннары истәлегенә багышланган иде.
Җыелганнарга әлеге фаҗиганең барлык куркынычларын аңларга ярдәм иткән презентация күрсәттеләр. Китапханәче ул еллардагы вакыйгалар турында бик күп фактлар китерде.
Чарада катнашучылар коточкыч фаҗигагә үз мөнәсәбәтләрен белдерделәр. Хәтер сәгате бер минут тынлык белән тәмамланды.