Тәтеш интернат-йортында яшәүчеләргә спектакльләр күрсәттеләр

2025 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

Ватанны саклаучылар елына багышланган чаралар кысаларында Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортына җирле мәктәп укучылары – «Мозаика» театр берләшмәсендә катнашучылар һәм 3–4 класс эзтабарлары килде.

Әби-бабайларга балалар оста итеп театраль тамашалар тәкъдим иттеләр.

Зиннур Сәитов интернат-йортта яшәүчеләр исеменнән театр берләшмәсендә катнашучыларга талантлары һәм сугыш еллары истәлегенә хөрмәт күрсәткәннәре өчен, ә педагогларга яшь буынга патриотик тәрбия биргәннәре өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International