ЯҢАЛЫКЛАР


15
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

11 октябрьдә Татарстан Республикасында социаль хезмәт күрсәтүнең актуаль мәсьәләләренә багышланган күчмә семинар-киңәшмә узды. Чарада төрле социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләреннән 150дән артык белгеч катнашты.

Түбән Камадан Руслан М. МХОга 2022 елның октябрендә киткән. Ул кече сержант званиесендә башлый. Инде ярты елдан соң аңа сержант исеме бирәләр. Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге, хәрби әзерлектә яхшы күрсәткечләре һәм хәрби хезмәтне башкарганда аерым казанышлары өчен Руслан Россия Федерациясе Оборона министрлыгының ведомство билгеләре белән бүләкләнгән.

Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең социаль эш буенча белгече Гөлчирә Шәяхмәтова Воронеж өлкәсендә квалификация күтәрү курсын уза. Укыту юнәлеше – «Аутистик спектрның бозылу билгеләре һәм тайпылышлары булган куркыныч төркемендәге балаларга комплекслы ярдәм».

«Наше время – Безнең заман» предприятие һәм оешмаларда эшләүче яшьләрнең республика телевизион иҗат фестивале предприятиеләрдә, учреждениеләрдә һәм төрле милек формасындагы оешмаларда эшләүче 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге Татарстан яшьләре арасында үткәрелә.

Мамадыш районында 2021 елның октябреннән «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» технологиясе гамәлгә ашырыла. «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре ай саен Геннадий Растворов яши торган Шәйхетдиновлар гаиләсендә булалар.

Өлкәннәр декадасы тәмамланды, ә үсеп килүче буынның өлкәннәргә ничек ярдәм итүе турында хикәяләр күп әле.

«Үтемле йорт хуҗалыгы алып бару эше» проекты кысаларында Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә чираттагы дәрес узды. Чарада шулай ук «АШАН буыны» хәйрия фонды волонтерлары да катнашты. Дәреснең төп максаты – социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны социаль-көнкүреш яктан җайлаштыру.

Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Гүзәл Минһаҗева «Бәхетле гаилә әлифбасы» курсы кысаларында «Ни өчен балалар үзләрен начар тоталар, яки кем ул авыр бала?» дигән темага дәрес үткәрде. Тренинг социаль хезмәт күрсәтүдә торучы ата-аналарда авыр бала белән нәтиҗәле аралаша белү күнекмәсен үстерүгә юнәлдерелгән иде.

Түбәнкамалы Станислав К. махсус хәрби операция башланганда ук алгы сызыкка китәргә теләгән. Ләкин аны күпбалалы булу сәбәпле алмаганнар. Быелның июнендә ир-ат шулай да контрактка кул куйган һәм хәрби хәрәкәтләр зонасына киткән.

Бу дата уңаеннан «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә тематик программа оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International