5 февраль көнне Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Гөлнара Фәйзиева һәм ГТО тест үткәрү үзәге җитәкчесе Зөлфия Шәрәпова Алан-Бәксәр мәктәбендә эстафета үткәрделәр.
Ярышлар күңелле музыкага җылынудан башланды. Алга таба укучыларны төрле сынаулар көтте. Балалар бердәм команда булып эшләделәр, бер-берсенә ярдәм иттеләр, җиңүгә омтылдылар. Эстафетадан соң теләүчеләр ГТО нормативларын тапшыра алдылар.
Барлык катнашучыларга да татлы бүләкләр тапшырылды.