ТР Иҗтимагый палатасы тарафыннан игълан ителгән ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының 2024 елга куелган максатларын һәм бурычларын тормышка ашыру нәтиҗәләре буенча иҗтимагый фикер алышулар дәвам итә.
Иҗтимагый фикер алышуларда катнашу ысуллары турында тулырак мәгълүмат: https://forms.yandex.ru/u/679916194936393422b061e2/.
13 февральгә кадәр гражданнарның хисапка яисә максатларны һәм бурычларны үтәү нәтиҗәләренә карата искәрмәләре һәм тәкъдимнәре электрон почта аша яисә язма рәвештә махсус формада кабул ителә:
– язма рәвештә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы адресына: 420044, Казан ш., Волгоград ур., 47 йорт (иҗтимагый оешмалар белән эшләү бүлеге өчен);
– электрон почтага: Opsoo.mtsz@tatar.ru.
20 февральдә 15:00 сәгатьтә ТР Иҗтимагый палатасында турыдан-туры фикер алышулар узачак. Аларда алдан теркәлгән очракта катнашырга мөмкин: https://forms.yandex.ru/u/679916194936393422b061e2/.