«Исток-Башлангыч» үзәгендә балигъ булмаганнар белән дәрес үткәрделәр

2025 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

6 февральдә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Оксана Лямова 2024–2025 елларга балалар иминлеген тәэмин итү системасын үстерү чаралары комплексы кысаларында уеннарга бәйлелекне кисәтү буенча дәрес үткәрде. Чарада балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар катнашты.

Дәреснең максаты – уенга бәйлелекне кисәтү һәм яшүсмерләр арасында цифрлы куркынычсызлык күнекмәләрен формалаштыру.

Дәрестә компьютер уеннарының зарарлы нәтиҗәләре белән таныштылар, Интернетта куркынычсызлыкның төп кагыйдәләре турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International