Инвалидлар декадасы алдыннан, 2024 елның 1 ноябреннән 10 ноябренә кадәр, Татарстан Республикасында инвалидлар, шул исәптән инвалид балалар хокукларын гамәлгә ашыруга кагылышлы мәсьәләләр буенча гражданнар мөрәҗәгатләре өчен кайнар линия оештырыла. Татарстанлылар шулай ук Министрлыкка үз тәкъдимнәрен юллый алалар.
«Сәламәтлек сукмагы» проекты кысаларында Мамадыш районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлеге, көндезге тору бүлеге хезмәтләреннән файдаланучылар өчен шәһәрнең үзәк урамында Скандинавия йөреше буенча фестиваль оештырдылар. Чарага шулай ук йөрү техникасын карау һәм маршрут буенча йөрүгә кушылу өчен яңа кешеләр дә кушылды.
Россиядә Әтиләр көне алдыннан Биектау районының «Өмет» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Алия Сафина һәм кондитер Рузия Байбекова имбир печеньесын бизәү буенча мастер-класс үткәрделәр. Чарада көндезге тору төркеме яшьләре катнашты.
Шушы көннәрдә Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре янгын куркынычсызлыгы буенча практик дәрестә катнаштылар.
Кичә «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучы гаиләләр «Минем әти – иң яхшысы!» чарасында катнашты. Россиядә Әтиләр көненә багышланган чараны «Форпост» үзәге белгечләре оештырды.
Халыкара Ак кул таягы көне уңаеннан Теләче районының «Чишмә» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә тематик буклетлар өләшү буенча акция уздырдылар.
15 октябрь көнне Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Халыкара ак кул таягы көненә багышланган спорт эстафетасы үткәрелде. Балалар төрле уеннарда катнаштылар: баскетбол, хоккей һ.б.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
Саба районында «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютының һәм Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән балалар интернат-йортының попечительлек советларының киңәйтелгән утырышы узды. Чара барышында балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне торгызуга һәм балигъ булмаганнарны гаиләләргә кайтаруга юнәлдерелгән «Гаилә кунак бүлмәсе» проекты турында фикер алыштылар.
Наталья һәм Наил Садыйковларның мәхәббәт тарихы – катлаулы тормыш шартларында ачыла торган рух ныклыгының һәм үзара ярдәм итүнең күңелгә үтеп керә торган үрнәге. Алар Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында танышканнар һәм яшиләр. Анда алар бер-берсен генә түгел, ярдәм һәм таяныч та тапканнар.