Биектау социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Бер сәгатькә бала караучы» технологиясе гамәлгә ашырыла

2025 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фондының «Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм» региональ чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Регина Зарипова балигъ булмаган социаль хезмәт алучы белән индивидуаль үсеш дәресе үткәрде. Чара «Бер сәгатькә бала караучы» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.

Дәрес барышында булган белемнәрне, күнекмәләрне ныгытуга, яңаларын үстерүгә юнәлдерелгән күнегүләр үткәрелде. Мондый чара баланың коммуникатив күнекмәләрен үстерергә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International