Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлекчәсенә йөрүчеләр кулинария мастер-классында катнаштылар.
Дәрес башында куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж узды. Катнашучылар бик теләп ашарга әзерләү процессына кушылдылар һәм үз эшләренең нәтиҗәсеннән канәгать калдылар.