Арча районының «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашу булды. Сугышчы үзе турында, үзенең ничек хәрби булуы, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучының көннәре турында сөйләде.
Патриотик очрашуның төп максаты – тәрбияләнүчеләргә тынычлыкны саклауның мөһимлеге турындагы фикерне җиткерү.
Балалар сугышчы белән аралашырга, сораулар бирергә мөмкинлек алдылар. Бу буыннар сөйләшүе генә түгел, ә әһәмиятле вакыйгаларда катнашкан кешенең тарихын белү мөмкинлеге иде.
Очрашу ахырында балалар сугышчы белән бергә палатка җыйдылар, бу алар арасындагы элемтәне тагын да ныгытты.
Конкрет мисалда балалар чын геройларның янәшә яшәвен, батырлыкның, Ватанга мәхәббәтнең чын кешенең сыйфатлары булуын күрделәр. Балалар кунакка үз куллары белән ясаган уңыш талисманнарын бүләк иттеләр.