Алабуга рәссамнары өлкәннәр интернат-йортын бизәүне дәвам итә

2025 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

Алабуга шәһәренең «Профи» арт-студиясендә катнашучылар Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортын сәнгати бизәүне дәвам итәләр.

Үзләренең хәйрия проекты кысаларында узган ел алар инде өченче кат коридорының бер өлешен кышкы һәм көзге пейзажлар белән бизәгәннәр иде. Быел коридорны язгы һәм җәйге темаларга картиналар бизәячәк.

Проектта профессиональ булмаган рәссамнар – инженерлар, математиклар, табиблар, педагоглар, төрле һөнәр һәм яшьтәге кешеләр катнаша, алар практикада рәсем ясау күнекмәләрен үзләштерергә һәм кешеләргә ярдәм итәргә телиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International