ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Бүген «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Оксана Лямова Лениногорскиның балигъ булмаган балалары белән «Минем өчен һәрвакыт герой – минем иң яхшы әтием» дигән дәрес үткәрде. Чара Россиядә Әтиләр көненә багышланган.

Татарстан Республикасы эш бирүчеләре «Россиядә эш» хезмәт мөнәсәбәтләре һәм мәшгульлек өлкәсендә бердәм цифрлы платформасында 44 410 вакансия тәкъдим итә.

2025 елның 1 гыйнварыннан Россиядә «Кадрлар» яңа милли проекты старт ала. Милли проектка дүрт федераль проект керәчәк – «Хезмәт базары белән идарә итү», «Хезмәт базары өчен мәгариф», «Мәшгульлеккә ярдәм итүнең актив чаралары», «Хезмәт кешесе».

Бүген Яр Чаллы шәһәрендә «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең биш социаль хезмәт алучысы кәгазьдән кабак ясау буенча мастер-класста булдылар. Чара тернәкләнүчеләрнең иҗади сәләтләрен үстерүгә юнәлдерелгән.

Алабуга районындагы «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә үзенчәлекле балалар аналары өчен дәресләр дәвам итә. Хезмәт буенча инструкторлар Алина Софронова һәм Елена Белова ата-аналар мәктәбендә «Мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче ата-аналарда эмоциональ януны профилактикалау» темасына дәрес үткәрделәр.

16 октябрьдә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы балигъ булмаганнар белән «Һәркем өчен юл йөрү кагыйдәләре бар» дигән уен үткәрде.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы халыкның иминлеген арттыруга юнәлдерелгән актив мәгълүмати эшен дәвам итә. 


16
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Зәй муниципаль районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге 2024–2025 елларга балалар иминлеген тәэмин итүнең төбәк системасын үстерү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру буенча сынау мәйданчыкларының берсе булды.

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар өчен нейрогимнастика дәресе үткәрелде. Дәреснең максаты – социаль хезмәтләр алучыларда когнитив функцияләрне яхшырту һәм Альцгеймер авыруы барлыкка килүне профилактикалау.

Ютазы районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре белән уңышлы хезмәттәшлек итәләр. Бүген алар Кәркәле авылында яшәүче Атлас Гаязов янына бардылар, ул бүгенге көндә ялда.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International