Тукай районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында Карау мәктәбе дәресләре дәвам итә. Гыйнвар аенда аз хәрәкәтләнүче туганнарын караучы дүрт кеше укыды.
Дәресләр программасында гомуми тәрбия күнекмәләренең теоретик нигезләрен өйрәнү һәм практик үзләштерү, өзлегүләрне кисәтү, тәрбияләнүчеләрне үз-үзләренә хезмәт күрсәтү ысулларына өйрәтү, гигиеник тәрбия бирү, тукландыру кагыйдәләрен, табибка кадәр беренче ярдәм алымнарын өйрәнү.