Чираттагы маскировка челтәрләрен үрү буенча мастер-класс Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында үткәрелде. Хезмәт буенча инструктор Наталья Котова җитәкчелегендә һәркем зур энтузиазм белән эшкә кереште.
Әзер челтәрне алгы сызыкка тапшыру өчен район гуманитар ярдәм җыю үзәгенә илтәчәкләр.