«Балкыш» приютында тәрбияләнүчеләр Бөек Ватан сугышы геройлары белән танышалар

2025 елның 17 феврале, дүшәмбе

Ватанны саклаучылар елы һәм «Җиңү йөзе» акциясе кысаларында Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты малайларының өлкән төркемендә «Буыннарның хәтере сүнми» сәгате үткәрелде.

Дәрескә балалар алдан ук әзерләнәләр иде. Алар инде вафат булган сугыш ветераны Владимир Акимов турында материал тупладылар. Егетләр бу эшкә бик җаваплы карадылар: приют китапханәсендә булдылар, интернет-ресурсларны тикшерделәр, Түбән Кама шәһәренең комплекслы музеенда булдылар. Алынган материалларны балалар эшкәрттеләр һәм дусларына тәкъдим иттеләр. Хәтер сәгате бик эчтәлекле һәм эмоциональ килеп чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International