18 февраль көнне Бөгелмәдә мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә «Безнең тормышта компьютерлар һәм Интернет» дигән мавыктыргыч уен узды. Максат – Интернетта җаваплы һәм куркынычсыз үз-үзеңне тоту күнекмәләрен тәрбияләү юлы белән тәрбияләнүчеләрнең мәгълүмати иминлеген тәэмин итү.
Чара барышында балалар интерактив станцияләр буйлап сәяхәт иттеләр. Алар куркынычсызлык, интернет-бәйлелек һәм социаль челтәрләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә кагылышлы сорауларга җавап бирделәр.