«Яңарыш» үзәгендә тәрбияләнүчеләр финанс грамоталылыгын өйрәнәләр

2025 елның 17 феврале, дүшәмбе

17 февральдә Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «ПРОФинансики» программасын гамәлгә ашыру кысаларында финанс куркынычсызлыгы буенча чара узды.

Чара социаль хезмәткәрнең хәзерге дөньяда финанс грамоталылыгының әһәмияте турында сөйләвеннән башланды. Очрашу барышында балалар акча, товар, реклама төшенчәләре белән таныштылар, хезмәт хакы, пенсия, пособиеләр нәрсә ул, экономияле һәм сакчыл булу нәрсә ул – шуның турында фикер алыштылар.

Очрашу азагында катнашучыларга финанс мошенниклыгының нинди төрләре булуын искә төшерделәр, файдалы киңәшләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International