17 февральдә Тәтеш муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының чираттагы утырышы булды. Көн тәртибенә бер гаилә белән ведомство эше нәтиҗәләрен карау кертелгән иде.
Шулай ук җәйге каникуллар чорында балигъ булмаганнарның ялын, сәламәтләнүен һәм мәшгульлеген оештыру мәсьәләсен дә карадылар. Төп максат – өстенлекле социаль категориядәге балаларны ял белән тәэмин итү: социаль яктан куркыныч хәлдә булган гаиләләрдәге балаларны, мобилизацияләнгән гражданнар гаиләләрендәге балаларны, авыр тормыш хәлендәге балаларны.
Барлык мәсьәләләр буенча да тиешле карарлар кабул ителде.