18 февральдә Әлмәт районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече социаль-көнкүреш җайлашу кабинетында чара үткәрде. Дәрестә атнага ике тапкыр үзәктәге чараларга йөрүче менталь тайпылышлары булган затлар катнашты.
Дәресләр комплексы кысаларында социаль-көнкүреш җайлашу кабинетында менталь тайпылышлары булган кешеләрне көндәлек тормышларына бәйле күнекмәләргә өйрәтүгә юнәлдерелгән чаралар уздыру планлаштырыла: кер юу, ризык әзерләү, кием-салымны төзәтү күнекмәләре һ. б.
Бүген чара кунаклары көнкүреш техникасы белән таныштылар, алар белән эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнделәр.