Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы соңгы вакытта легаль булмаган мәшгульлеккә каршы көрәш буенча ведомствоара комиссия исеменнән белдерүләр рәвешендә оешмаларның электрон почта адресларына мошенник хатлар җибәрү очраклары ешаюы турында кисәтә. Мошенниклар билгеле бер гамәлләр башкаруны сорый: оешманы тикшерү өчен документация алу адресын QR-код аша сайларга, QR-код буенча штраф түләргә һ. б.
Оешмалар җитәкчеләренә, шәхси эшмәкәрләргә һәм үзмәшгульләргә мәгълүмати куркынычсызлыкны тәэмин итү максатларында мәгълүмати яклау чараларын күрергә кирәк.