ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2025 ел
чәршәмбе

Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәт алучылары мөһим эштә катнашты. Инициатива һәм гражданлык җаваплылыгын күрсәтеп, алар махсус хәрби операциядә катнашучылар ихтыяҗлары өчен маскировка челтәрләре ясадылар.

Менә ике ел инде Яр Чаллы шәһәренең «Кояшкай» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә иртә ярдәм хезмәте эшли. Ул мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә йөрми торган, үсешләрендә кимчелекләре ачыкланган сабый һәм кечкенә яшьтәге балаларны тәрбияләүче гаиләләргә психологик-педагогик һәм социаль ярдәм күрсәтү өчен оештырылган.

«Гаилә» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында «Актив озын гомерлелек» программасы буенча эш дәвам итә.

Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, стационар социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә хезмәт алучыларның социаль активлыгын арттыру максатларында Министрлык республика шахмат-шашка турниры үткәрә.

«Бер сәгатькә бала караучы» технологиясе кысаларында Биектау районындагы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Гөлнара Фәйзиева балигъ булмаган социаль хезмәт алучы белән индивидуаль дәрес үткәрде. Чара «Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм» региональ чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыю пунктына маскировка челтәрләре, мендәрләр тапшырды.

11 марттан Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагоглары «Балалар өчен булмаган уеннар 2.0: ирексездән дроп» темасына финанс куркынычсызлыгы буенча презентацион дәресләр үткәрәләр. Чараларда катнашучылар – риск төркеменә керүче балигъ булмаганнар.


11
март, 2025 ел
сишәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Яр Чаллы йортының тәме» волонтерлар төркеме белән берлектә махсус операциядә катнашучылар өчен токмач кисү буенча чара узды.

Бүген Казанда «Мега» сәүдә үзәгендә инклюзив вакансияләр ярминкәсе узды. Чарада 300 дән артык кеше катнашты.

2025 елда «Кадрлар» яңа милли проекты старт алды. Аның максаты – эш белән тәэмин итүгә өстәмә җәлеп итү нигезендә икътисадның кадрларга ихтыяҗын канәгатьләндерү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International